Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Апас сәхнәсендә күңелле тамаша булды

Апас Мәдәният йорты сәхнәсендә үзешчәннәребез әзерләгән әкәмәт матур "Әппәз-тур" шоу-тамашасын күрми калучылар үзләренә үпкәләсен-ике сәгатьлек бу концерт номерларын Казан сәхнәсенә куярлык иде! Мәдәният йорты тамашачылар балконына аякларын салындырып, Табардан кармак белән балык тотучы Альберт Сәлахетдинов белән Ринат Акберов башлап җибәрде бу гаять кызыклы күңел ачу кичәсен. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре...

Апас Мәдәният йорты сәхнәсендә үзешчәннәребез әзерләгән әкәмәт матур "Әппәз-тур" шоу-тамашасын күрми калучылар үзләренә үпкәләсен-ике сәгатьлек бу концерт номерларын Казан сәхнәсенә куярлык иде! Мәдәният йорты тамашачылар балконына аякларын салындырып, Табардан кармак белән балык тотучы Альберт Сәлахетдинов белән Ринат Акберов башлап җибәрде бу гаять кызыклы күңел ачу кичәсен. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Рәмис Ногманов, Фәрит Кәлимуллин, Резеда Мостафина, Миләүшә Алиуллина чыгышларына халык егыла-егыла кул чапты. Апас сәнгать мәктәбе бию ансамбле кызлары сәхнәдә аккоштай йөзде. Моңлы сандугыч тавышлы Гөлия Сәлахетдинова, район мәдәният йорты җитәкчесе Земфира Мөхәммәтшина, аларның сәхнә иҗатташлары Нәҗип Гыйбадуллин, Гөлнара Галиакберова, Регина Мөхетдинова чыгышлары да бик оста иде. Быел гына Казан сәнгать университетын тәмамлап кайткан, танылган җырчы Венера Ганиева шәкерте, Турай егете Илнар Хәсәнов, Каратун Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнур Җәләлетдинова, Зур һәм Кече Күккүз вәкилләре Гөлүзә Зәйнуллина белән Шәһидә Гыйззәтуллина, Алсинә Фәттахова белән Асия Биккинина җыр-моңнары тамашачаларны ерак яшьлекләренә алып кайтты. Болгаердан ук килгән әниле-уллы Алинә һәм Илфир Амануллиннар чыгышы да тамашачы күңеленә хуш килде.

-Район мәдәният тармагында эш шартларының шактый яхшырганын искәртәсем килә. Республика һәм район җитәкчелеге моңа нык игътибар бирә. Соңгы биш елда районыбызда унлап яңа объектлар салынды, капиталь ремон үткәрелде. Мәдәният йортлары, авыл клублары сәхнәләре буш тормаска, китапханәләр халыкны китап укуга кире кайтару өстендә яңача эшләргә тиеш,-диде бу концерт ахырында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев