Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җиңәргә дип бардык. Җиңдек!

Республика буенча 600дән артык, районнарда призлы урыннар яулаган 135 һәм финалга үткән бары тик 10 мәктәп. Бу - республика проекты "Команда - 2013". Иң элек, районда 1нче урын яуладык. Районда 3 җиңүче мәктәпнең видеоязмалары зона сайлап алу турына узды. 6 район арасында Морзалар урта мәктәбе финалда катнашу бәхетенә иреште. Уку...

Республика буенча 600дән артык, районнарда призлы урыннар яулаган 135 һәм финалга үткән бары тик 10 мәктәп. Бу - республика проекты "Команда - 2013". Иң элек, районда 1нче урын яуладык. Районда 3 җиңүче мәктәпнең видеоязмалары зона сайлап алу турына узды. 6 район арасында Морзалар урта мәктәбе финалда катнашу бәхетенә иреште. Уку елының яртысы дәвамында барган конкурсның финалы Биектау районының "Костер" лагерында үтте. Алда безне 4 төрле сынау көтте: командабызның визиткасы, инглиз телендә Казан буйлап сәяхәт, волонтерлар турында видеоролик һәм катнашучы илне презентацияләү. Конкурс өч көн барса да, бөтен сынаулар бер көндә үтте. Безнең өчен һәр көнне төрле тренинглар уздырылды, конкурслар үткәрелде. Соңгы көнне гала-концертка көне буе әзерлек барды, ә кич белән барлык өметләребез акланды. Чыгышлар арасында сәхнәгә җиңүчеләрне чакыра бардылар. Җиңүчеләр арасында командабыз барлыгын белгәч, шатлыгымнан елап җибәрдем. Сәхнәгә чыкканда да дулкынлануым бетмәгән иде әле.

Һәрберебезгә футболка, блокнот, ручка, наклейкалар, катнашучы сертификаты бирелде. Җиңүче командалар Диплом, нетбук белән бүләкләнде. "Инглиз телендә Казан буйлап иң яхшы экскурсия" номинациясендә безгә тиңнәр табылмады (укытучыбыз Рамилә Рашат кызы Шәвәлиева). Без - жиңүче! Лагерьда үткәргән көннәр онытылмаслык хис-кичерешләр, хатирәләр калдырды.

Вероника Гайнетдинова,

Морзалар урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лагерь "Костер" конкурс, классный "Команда – 2013"