Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бас, әле, Өммегөлсем...!

Ветераннарның республика оешмасы карары белән март аенда өлкәннәрнең икенче Республика "Балкыш" фестивале башланды. Узган елдагыча ул өч этапта булачак. Аның беренче этабы 21 мартта район мәдәният үтте. Районыбыз авыл җирлекләреннән килгән, җырга-моңга һәвәс өлкәннәр катнашты анда. Гармун, тальянга кушылып халкыбыз көйләрен җырлаучы, күңелләрне җилкендереп төрле уен коралларында уйнаучы апа-абыйларга сокланмый...

Ветераннарның республика оешмасы карары белән март аенда өлкәннәрнең икенче Республика "Балкыш" фестивале башланды. Узган елдагыча ул өч этапта булачак. Аның беренче этабы 21 мартта район мәдәният үтте. Районыбыз авыл җирлекләреннән килгән, җырга-моңга һәвәс өлкәннәр катнашты анда. Гармун, тальянга кушылып халкыбыз көйләрен җырлаучы, күңелләрне җилкендереп төрле уен коралларында уйнаучы апа-абыйларга сокланмый мөмкин түгел. Искиткеч талантлы өлкәннәребез бар икән бит безнең. Соңгы елларда күтәрелеп киткән Балтайның "Рәйхан" фольклор ансамбле үзе генә дә ни тора! Борнаштан Мөршидә апа Зарипованың, Дүртиледән Әсрар Идиятовның, Апастан Фәрит Касыймовның гармунда өздереп уйнаулары, Апастан Таһирә апа Шәфигуллинаның, Тутайдан Гөлия апа Насретдинованың, Дәвештән Гөлгенә апа Исмәгыйлованың күңел түрләренә үтеп җырлаулары соклану тудыра. Апастан Розалия апа Хәмдиеваның, Балтайдан Резеда апа Сираҗиеваның шигырь укулары тамашачы күңеленә хуш килде. Фестивальнең икенче этабы 29 мартта Буа шәһәрендә узачак. Район данын якларга бу зона бәйгесенә "Садә" фольклор ансамбле, Гаяз Хисамидинов, Фәрит Кәлимуллин, Асия Биккинина, Азат Сункишев, Зөлхия Шәкурова (Апас), Гөлсем Әхмәтҗанова (Каратун), Гөлсинә Гашыйгуллина, Наил Ибраһимов (Йомралы), Рузия Хантимирова, Илсур Гыйсмәтуллин (Балтай), "Шурумпуч" фольклор ансамбле (Т. Черкен) барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Балкыш" "Сияние"