Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балалар шатлыгы

Район балалар сәнгать мәктәбе 1967 елда оеша һәм беренче чыгарылыш 1974 нче елда була. Димәк, коллективыбыз быел кечкенә генә 45 еллык юбиллен каршылый. Бүген Апас сәнгать мәктәбендә 11 укытучы һәм остаз балаларга музыка белеме бирә, хореография, рәсем ясау һәм бию серләренә өйрәтә. Шуларның 7се махсус югары белемле. Аларның дүртесе кайчандыр...

Район балалар сәнгать мәктәбе 1967 елда оеша һәм беренче чыгарылыш 1974 нче елда була. Димәк, коллективыбыз быел кечкенә генә 45 еллык юбиллен каршылый.

Бүген Апас сәнгать мәктәбендә 11 укытучы һәм остаз балаларга музыка белеме бирә, хореография, рәсем ясау һәм бию серләренә өйрәтә. Шуларның 7се махсус югары белемле. Аларның дүртесе кайчандыр Апас сәнгать мәктәбендә башлангыч белем алган. Фатыйх Хисамов, Рузилә Садыйкова, Альбина Ибраһимова бүген үзләре балаларның яраткан музыка укытучылары булып хезмәт куялар. Мин үзем дә Апас мәктәбендә укыган елларымда биредә баян, халык уен кораллары сыйныфында бик яратып укыдым. Эшләү дәверендә Апас сәнгать мәктәбен барлыгы 519 укучы тәмамлап чыкты. Бүген сәнгать мәктәбендә барлыгы 222 бала башлангыч музыка, бию, төрле уен коралларында (баян, фортепьяно, гитара, синтезатор, курай, саз һ.б.) уйнау, рәсем ясау серләренә өйрәнә. Халыкны ял иттереп зур бәйрәм чараларында безнең укучыларыбыз сәхнә тормышында даими катнаша. Тамашачыларыбызга балалар бик зур рәхмәтле, халык һәр чыгышыбызны яратып һәм алкышлап каршылый. Сәхнә әнә шундый сихри көчкә ия инде ул…

Тормыш бер урында гына тормый, әлбәттә. Музыка кораллары да, уку өчен шартлар да яхшы булырга тиеш. Тулаем район җитәкчелеге теләктәшлегендә һәм актив ярдәме белән уку бинасына капиталь реконструкция үткәрелүне без зур казаныш һәм безгә булган ярату һәм ышаныч чагылышы дип кабул иттек. Узган гасырның 70 нче еллар уртасында чыгарылган пианинолар (ә алар сигезәү бездә) төзек һәм әле дә балаларга хезмәт итә. 1980 елларда мәктәп ихтыяҗлары өчен махсус алынган баяннарның да (алары исә биш данә) тавышы көр әле, шөкер. Яңа ел алдыннан гына мәктәбебезгә зур диапазонлы 3 яңа "Тула" баяннары кайтарылды. Тавыш кую электрон апппаратурасы исә өр-яңа һәм иң заманча дип сөенәбез. Райондашларыбыз арасында безнең иганәчәләребез дә пәйда булуына шатланабыз. Әйтик, эшмәкәр Ришат Әхмәтҗанов мәктәбебезгә уен кораллары җыелмасы һәм бик борынгы курай бүләк итте. Ул бала чагында Апас сәнгать мәктәбенең Каратун филиалында баян, гитара, синтезатор һәм вокал сыйныфларында "5" легә генә укыган, бүген җыр моңга гашыйк ике балалы гаилә башлыгы. Хатыны Рамилә дә сәхнәдә чаярып үскән Апас кызы. Район үзәгендә төзелеш кирәк-яраклары базары булдырган яшь эшмәкәр Шамил Ибраһимов та безнең теләктәшебез һәм аның да Апас сәнгать мәктәбе иганәчеләре сафына басарга уе бар.

Һәм тагын бер даими меценатыбыз - әдәбиятка һәм сәнгатькә битараф булмаган, балалар иҗаты һәм тәрбиясе эшендә безгә чын ихластан ярдәм итүче, районыбызның Борнаш авылында туып-үскән Казан эшмәкәре Марсель Ногманов турында аерым әйтеп үтәсем килә. Ул бездә еш кунакта була, мәктәбебезнең көндәлек тормышы, проблемалары турында бик яхшы хәбәрдар. 2010 уку елында ул үз призларына тәүге тапкыр "Яшь музыкант-башкаручы" фестивале үткәрде. 2011 ел ахырында аның матди ярдәме белән үткәрелгән икенче конкурс-фестиваль исә тагын да колачлырак иде. Анда 50 дән артык яшь башкаручы (шул исәптән, мәктәпнең Каратун филиалында укучылар да) үз көчен сынап карады. Монысында яшь рәссамнар өчен дә номинацияләр булдырылды "Яшь музыкант-башкаручы" исемле икенче район конкурсында менә кемнәр җиңде:

Баян сыйныфы, урта төркем:

Булат Гатауллин - 1 урын; Эльвина Абзалова - 2 урын; Илшат Кәлимуллин - 3 урын.

Баян сыйныфы, өлкән төркем:

Ленар Хафизов - 1 урын; Гөлназ Сафиуллина - 2 урын; Илнат Абзалов - 3 урын.

Вокал (җырлау сәләте):

1. Ангелина Закирова; 2. Раиль Мәүлетов; 3. Энҗе Туктагулова.

Фортепьяно, урта төркем:

1. Гүзәл Хәбибуллина; 2. Зөлфия Саттарова; 3. Екатерина Михайлова.

Фортепьяно (өлкән төркем):

1 Анджелла Владимирова; 2. Гөлнара Фәтхетдинова; 3 Эльмира Гыйззәтова

Әдәби - сәнгать (рәсем ясау) сыйныфы:

1.Булат Сәмигуллин; 2. Алинә Билалова; 3. Алинә Баһаветдинова.

Конкурска нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләрне бүләкләгәндә, хәйриячебез Марсель Ногманов быел аны тагын да колачлырак итеп үткәрү теләген белдерде, бу чара районара дәрәҗәдә уздырылырга лаеклы, диде. Бу бик тә изге һәм саваплы эшкә үз өлешен дә кертергә теләк белдерүчеләргә без - укытучылар һәм балалар да бик шат булыр идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Сэлэт" дом творчества