Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балтайда “Авыл көне”

Балтай төбәгендәге халык үзенең эшчәнлеге, ихласлыгы белән күренекле. Алар батырып эшлиләр дә, ял да итә беләләр. 26 август көнне балтайлылыр авылларының 420 еллыгы уңаеннан истәлекле чара - "Авыл көне" үткәрделәр. Бәйрәм "Минһаҗ" мәчетендә азан укыганнан соң, мәктәп стадионында дәвам итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин бу матур башлангычның...

Балтай төбәгендәге халык үзенең эшчәнлеге, ихласлыгы белән күренекле. Алар батырып эшлиләр дә, ял да итә беләләр. 26 август көнне балтайлылыр авылларының 420 еллыгы уңаеннан истәлекле чара - "Авыл көне" үткәрделәр. Бәйрәм "Минһаҗ" мәчетендә азан укыганнан соң, мәктәп стадионында дәвам итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин бу матур башлангычның дәвамлы булуын теләп, уңышлар юллады. Авыл җирлеге рәисе Рифкать Хәбибуллин авылдашларын, кайткан кунакларны тәбрикләп, кыскача авыл тарихы белән таныштырды. Мөхтәсиб Мирхәт хәзрәт Җамалиев, авыл мулласы Азат хәзрәт Гайнетдинов изге теләкләрен тапшырдылар. Чыгышлар җыр, бию, мөнәҗәтләр белән аралашып барды. "Раян" ислам төркеме җырларын һәркем яратып кабул итте, авыл өлкәннәре, балалар мәйдан түренә чыккач алкышлар тынып тормады. Районыбыз үзешчәннәре дә ямь өстенә ямь бирделәр. Бәйрәм кунагы, 90 яшьлек Ислам абый Шакиров чыгышы авылның тарихи истәлекләренә бик бай иде. Чөнки бу нәселнең тамыры авыл тарихы белән үрелеп бара. Моннан 20 ел элек төзелгән авыл мәчете дә моның бер мисалы булып тора.

"Авыл көне" кичкә кадәр дәвам итте. Спорт уеннарында да балтайлылар актив булдылар. Яше-карты зур канәгатьлек белән, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтле булып таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл коне