Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җирсү

Кайттыңмы дип пышылдады таллар, Кайттым дидем... кайттым талларым. Эх, белсәгез, сезне сагынудан Йөрәгемнең ничек янганын. Яшь аралаш көлә миләш кызы, Сизәм инде, ул да сагынган. Җимешеңә баллар ягылган дип, Миләшкәйгә килеп сарылам. Бигрәк юксындырдың дигән сыман Мөлдерәгән балан тәлгәше. И җаннарым... мин дә сезнең кебек Күңел касәм тулы күз яше....

Кайттыңмы дип пышылдады таллар,

Кайттым дидем... кайттым талларым.

Эх, белсәгез, сезне сагынудан

Йөрәгемнең ничек янганын.

Яшь аралаш көлә миләш кызы,

Сизәм инде, ул да сагынган.

Җимешеңә баллар ягылган дип,

Миләшкәйгә килеп сарылам.

Бигрәк юксындырдың дигән сыман

Мөлдерәгән балан тәлгәше.

И җаннарым... мин дә сезнең кебек

Күңел касәм тулы күз яше.

Сәрби куаклары, шомыртлар да

Балачактан миңа якын ла.

Әнә, безне күрми китмә диләр,

Тизрәк барыйм алар янына.

Руцилә Садриева.

Апас-Идрәз.

Фото: http:/yandex.ru/clck/jsredir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев