Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды

Мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе Ябалак мәдәният йортында узды. Биредә "Иң матур бакча" бәйгесенә йомгак ясалды. Иң-иңнәр, халыкны матурлык дөньясына тарта белүчеләр булып Олы Болгаер, Каратун, Морзалар мәдәният йорты хезмәткәрләре танылды. Бакчалар торышы слайд-шоу аша исбатланды. Шулай ук "Гармун моңы-йөрәк җыры" фестиваль-бәйгесен оештыруда актив катнашучылар билгеләп узылды. Шулай ук Олы Болгаер...

Мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе Ябалак мәдәният йортында узды. Биредә "Иң матур бакча" бәйгесенә йомгак ясалды. Иң-иңнәр, халыкны матурлык дөньясына тарта белүчеләр булып Олы Болгаер, Каратун, Морзалар мәдәният йорты хезмәткәрләре танылды. Бакчалар торышы слайд-шоу аша исбатланды. Шулай ук "Гармун моңы-йөрәк җыры" фестиваль-бәйгесен оештыруда актив катнашучылар билгеләп узылды. Шулай ук Олы Болгаер клубы мөдире Миңнегөл Галиеваның эше үрнәк итеп куелды. Ул гармунчыларны чишмә буена җыйган иде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мингазиев эш сәгатьләре, төрле бәйге-грантларда катнашуга зур басым ясады. Тиздән авыл җирлекләрендә КВН бар башланып китү турында сүз булды. Җыелышта әлеге кызыклы чарага старт та бирелде. Алдынгы хезмәткәрләр, түгәрәк гомер бәйрәмнәрен билгеләп узучылар бүләкләнде. Ябалак мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концерт хезмәттәшләрен ял иттерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев