Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яшь талантлар балкышы

29 февраль көнне районыбызның сәнгать җанлы иң сәләтле балалары кабат район мәдәният йортына җыелды. Биредә республикакүләм "Йолдызлык"-"Созвездие" фестиваленең Гала-концерты узды. Фестивальнең район турында җиңеп чыгып, 1-3 урыннарны яулаган укучылар кабат сәхнәгә чакырылдылар һәм истәлекле бүләкләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Бәйрәм иң матур, иң оста чыгышлар белән бергә үрелеп барды. Балаларның...

29 февраль көнне районыбызның сәнгать җанлы иң сәләтле балалары кабат район мәдәният йортына җыелды. Биредә республикакүләм "Йолдызлык"-"Созвездие" фестиваленең Гала-концерты узды. Фестивальнең район турында җиңеп чыгып, 1-3 урыннарны яулаган укучылар кабат сәхнәгә чакырылдылар һәм истәлекле бүләкләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Бәйрәм иң матур, иң оста чыгышлар белән бергә үрелеп барды. Балаларның сәләтләрен карарга җыелган халык һәр чыгышны алкышларга күмде. Фестивальгә әзерләнүдә күп көч, тырышлык куйган ата-аналар, укытучылар, тәрбиячеләр дә балалары өчен сөенеп, горурланып утырдылар. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: районыбыз балалары елдан-ел остаралар, сәләтләрен үстерәләр, жанр сайлауга, сәхнә киемнәренә зур игътибар бирәләр. Үзенчәлекле, башкаларадан аерылып торучы чыгышлар да - җитәкчеләрнең, укытучыларның эшенә зур бәя. Балалар бакчалары коллективлары да фестивальгә теләп киләләр, алдынгы урыннарны яулыйлар. Фестивальдә иң-иң уңышлы чыгыш ясаучылар 26-27 мартта Буада узачак зона сайлап алу турларында районыбыз данын яклаячаклар.

Рәсемдә: "Вокал-соло" номинациясендә 1 урынны яулаган Борнаш урта мәктәбе укучысы Марат Гарифуллин (җит. Фирдәвес Бикмурзина) биюче кызлар белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Созвездие–2012 финал