Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

ҖЫР КҮҢЕЛЛӘРЕМНЕ АЧА

Рәймә апа Илалова тумышы белән Әлмәндәр авылыннан. Әҗемнең чибәр, акыллы егете Фәрит абыйга тормышка чыгып күп­ләр сокланырлык гаилә тормышы башладылар алар, мәхәббәт җимешләре булып бер-бер артлы биш балалары дөньяга килде. Фәрит абый шофер, Рәймә апа фермада эшләде. Әнә шулай матур гына яшәгәндә гаилә башлыгы авырып китте. Һәм озак та үтмичә...

Рәймә апа Илалова тумышы белән Әлмәндәр авылыннан. Әҗемнең чибәр, акыллы егете Фәрит абыйга тормышка чыгып күп­ләр сокланырлык гаилә тормышы башладылар алар, мәхәббәт җимешләре булып бер-бер артлы биш балалары дөньяга килде. Фәрит абый шофер, Рәймә апа фермада эшләде. Әнә шулай матур гына яшәгәндә гаилә башлыгы авырып китте. Һәм озак та үтмичә явыз үлем 34 яшьлек Рәймә апаны тол, берсеннән-берсе кечкенә биш баланы ятим, Бәдерҗиһан әбине улыннан мәхрүм итте. Йорттагы өлкәннәр кайгыларын эчкә йотып, балаларга ятимлекләрен сиздермәс өчен хәсрәтләрен эш бе­лән җиңеләйтергә тырыштылар. Бәдерҗиһан әби йортта булышса, Рәймә апа фермада сыер сауды. Инде ул көннән бирле дистә еллар узды. Биш бала - Лүзия, Светлана, Радик, Роберт, Ләйлә үсеп җитеп үз тормышларын кордылар. Рәймә апа балалары уңышларына сөенеп, оныкларын сөеп, аларны туган нигезләрендә каршы ала. Күңелен җыр белән юата. Клубта уза торган төрле чараларда катнаша. "Балкыш" фестиваленең Апас һәм Буада узган беренче, икенче турларында "Шәм­дәлемнең соңгы шәме сүнде" җыры белән уңышлы чыгыш ясап Дипломга лаек булды ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: песня жить помогает