Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Йолдыз” газетасының баш мөхәррире “Манзара” тапшыруында чыгыш ясады

Газетабызның баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалында эшләп килүче “Манзара” тапшыруына махсус кунак буларак чакыру алды

Ул тапшыруның “Мөхәррир сүзе”ндә чыгыш ясап, газетабызның үткәне, бүгенге белән таныштырды. – Район тормышының эчендә кайный. Укучыга яңалыкларны җиткерә, хезмәт кешесен данлый, мактый. Укучы безне укый, үз фикерен, тәкъдимен җиткерә, аз гына күренми торсак та, югалта. Димәк әле, район газетасы кирәк, аның укучы күңелендә үз урыны бар. 
Соңгы вакытта электрон басмаларга зур игътибар бирелә. Ләкин безне укый торган авыл халкы өчен интернет дөньясы алай ук якын димәс идем. Алар почта килгәнне зарыгып көтеп ала. Район газетасын күбрәк өлкәннәр, урта буын укый. Укытучылар яратып хезмәтләрендә файдалана. Үзләре дә язмалар юллыйлар. Күбесеннән буяу исләре аңкып торган кәгазь басманы кулга тотып укыйсы килә дигән сүзләр ишетәбез. Социаль челтәрләрдә утыручы яшьләр дә балачакларында китап укып, кәгазь газетаның өйләренә килүен күреп үскән. Ә менә бүгенге балаларга китап, газетаны кулга тотып укуның тәмен аңлату безнең бурыч,– ди мөхәррир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев