1нче апрельдән пассажирлар ташучы автобуслар туктатыла
Әлеге һәм башка яңалыклар хакында район хакимиятендә узган киңәшмәдә сөйләштеләр.
(31 март, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).
Район хакимиятендә район башлыгы Равил Хисаметдинов җитәкчелегендә коронавирус йогышының таралуына каршы көрәш буенча оператив штаб әгъзалары катнашында киңәшмә узды. 30 марттан республикада коронавирус янавы аркасында халык өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. 1 нче апрельдән чаралар тагын да катгыйлана.
“Хөкүмәт карары нигезендә төнлә, 24.00 сәгатьтән юллар киселешендә ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли башлаячак. Беренчесе Казан-Ульяновск киселеше. Иске Әнәле авылы янында. Икенчесе, Каратун – Апас киселеше. Һәрбер транспорт туктатылып, кая бара, ник бара, документлар тикшерү булачак. Шулай ук урамнарда полиция хезмәткәрләре йөриячәк. Урамдагы кешеләрне туктатып тикшерәчәк. Закон бозучыларны полиция бүлегенә алып кайтып Роспотребнадзор хезмәткәрләре белән берлектә штрафлар салына ”, -дип белдерде полиция начальнигы Фәнис Шәрәфуллин.
Шулай ук район үзәгендә, авылларда халыкны кисәтү чаралары үткәрелә.
– Ашыгыч ярдәм, ЮХИДИ машиналары белән урамнар буенча йөреп халыкны кисәтү эше алып барыла. Мәдәният йортлары, авыл клублары, мәчетләр дә бу эшкә кушылды һәм дәвам итә. Азык-төлек, дарулар кирәк булган кешеләрдән волонтерлар тарафыннан заявкалар алынды. Иртә белән тарта башлыйбыз. Кайнар линия телефоннары эшләп тора. Һәрбер кешенең мөрәҗәгате кабул ителә, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
“Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт итүчеләргә эшкә бару өчен махсус справкалар таратылды”, - дип белдерде авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.
Киеренке көннәрдә оператив штаб киңәшмәсенең һәр көнне булачагын, мөһим мәсьәләләрнең уртага салып хәл ителәчәген ассызыклап узды район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев