Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

2020 ел бала үстерүче гаиләләр өчен мөһим яңалыклар алып килде

Алар өчен яңа төрле социаль ярдәм күрсәтү чаралары гамәлгә керде, пособиеләрнең күләме үзгәрде. Әлеге үзгәрешләр хакында тулырак белү өчен район халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетовага мөрәҗәгать иттек.

(Ләлә Сафиуллина, Апастово-информ).


Гөлчәчәк Таһировна, 2020 елдан гамәлгә кергән төп яңалыклар нидән гыйбарәт?

-  Татарстан Республикасында 2020 елның 1 гыйнварыннан өстәмә рәвештә яңа социаль ярдәм чаралары кертелеп, күп балалы гаиләләр өчен аларның дүрт яңа төре гамәлгә керде.

Яңа елдан башлап биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр айлык пособие алачак. Ул әлеге гаиләләрнең җан башына туры килгән уртача керемен яшәү минимумына кадәр җиткерерүне күздә тота. Бүгенге көндә районда биш бала тәрбияләүче 7 гаилә яши. Икенче мөһим яңалык: өч баласы булган аз керемле гаиләләрнең балалар бакчасы өчен түләгән акчалары тулысы белән компенсация рәвешендә кире кайтарыла. Өченчесе: өч яшькә кадәрге баласы булган гаиләләргә дарулар һәм даруханә кирәк-яраклары алу өчен акчалата ярдәм каралган. Бу ярдәм чарасына керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләр дәгъва кыла ала. Һәм ул аз кермле гаилә буларак пособие билгеләнгән очракта гына елга 2 тапкыр 5 мең сум күләмендә бирелә. Дүртенче яңалык сабыйлары яңа гына туган гаиләләргә кагыла. Аларга бала тудыру йорты тарафыннан балалар өчен кирәк-яраклар тутырылган махсус комплектлар тапшырыла. Моның өчен гаиләнең җан башына уртача кереме бер кешенең яшәү минимумынннан артмаска тиеш.

- Аңлавымча, яңалык күпчелек күп бала үстерүчеләргә кагыла. Ә беренче генә баласы туган гаилә өчен ярдәм чаралары бармы?

- Билгеле, әлеге гаиләләр дә мөһим үзгәрешләрдән читтә калмады.  «Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 305-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә аларга да пособие яңача түләнә башлаячак. 2020 елдан беренче бала өчен түләнә торган айлык пособие балага 3 яшь тулганчы бирелә. Һәм ул гаиләнең җан башына туры килгән кереме 2 яшәү минимумына тулмаган очракта билгеләнә. Элек исә бу пособие балага яшь ярым тулганчы һәм гаиләнең җан башына туры килгән кереме яшәү минимумыннан 1,5 артып китмәгән очракта түләнде.

- Әлеге пособиенең күләме якынча ничек билгеләнә һәм аңа кемнәр дәгъва кыла ала?

-  Искәртеп үтәм: әлеге пособие һәркемгә дә түләнми. Ул бары тик 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче балаларга бирелә. Пособиенең күләме узган елда 8896 сум булса, быел ул 9373 сумны тәшкил итә. Аны хәзер җан башына уртача кереме 20170 сумнан артмаган гаиләләр ала. Шуны әйтәсем килә, моңарчы бу пособие балага яшь ярым тулганчы гына түләнү сәбәпле, кайбер гаиләләргә пособие бирү туктатылды. Ә җан башына туры килгән кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкырдан артып киткән гаиләләргә бөтенләй билгеләнмәде. Яңа гына гамәлгә кергән үзгәрешләр нигезендә бу гаиләләр кабат әлеге ярдәмгә дәгъва кыла ала.   

 - Пособиене алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

Моның өчен гаиләләргә бала туганнан соң алты айдан да соңармыйча район халыкны социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итә һәм 21-0-98 номеры аша белешә ала.

– Социаль ярдәм билгеләнү гаиләнең җан башына туры килгән уртача кеременә бәйле. Ә аны санаганда нәрсәләр исәпкә алына?

– Җан башына туры килгән уртача керемгә эшчәнлек нәтиҗәсендә билгеләнгән керем, студентларга, аспирантларга, ординаторларга, докторантларга, әзерлек бүлекләре тыңлаучыларына бирелә торган стипендияләр яисә башка түләүләр, социаль ярдәм сыйфатында түләнгән пособиеләр, субсидияләр, компенсацияләр, пенсияләр, компенсация түләүләре, эшсезлек буенча түләүләр, эшсез гражданнарга матди ярдәм яисә башка түләүләр, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча, йөклелек буенча медицина оешмаларына иртә исәпкә баскан өчен бер тапкыр, бала тудыру буенча түләүләр, бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авыруларны мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча айлык иминиятләштерү түләүләре һәм шулай ук шәхси ярдәмчел хуҗалык алынган керем, җирләр керә. Гаиләнең җан башына туры килгән уртача керемен исәпләгәндә иң элек гаилә әгъзаларының соңгы 6 ай эчендә алган керемнәре суммасын бергә кушып 6га бүләләр. Аннан соң килеп чыккан сумманы тагын бер кат гаилә әгъзалары санына бүлеп, уртача керемне чыгаралар.     

- Республикада авыл җирендә яшәп, беренче һәм өченче балалары туган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү программасы уңышлы гына эшләп килә. Районда әлеге ярдәмне ничә гаилә алды?

- 2018 елның 1 гыйнварыннан республикада авыл җирендә өч елдан да ким яшәмәгән 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан хатын-кызларга 50 мең сум күләмендә һәм 29 яшькә кадәр өченче баласын дөньяга китергәннәргә 100 мең сум күләмендә бер тапкыр акчалата пособие бирелә башлау әниләр өчен зур сөенеч булды. Район буенча 70 ана 50 мең сум күләмендә, ә 7 хатын-кыз 100 мең сум күләмендә әлеге дәүләт ярдәмен алды.

Дәүләтебез тарафыннан каралган барлык ярдәм чаралары гаиләләрнең матди хәлен кайгыртуга юнәлдерелгән. 2020 елдан гамәлгә кергән яңалыкларны районда яшәүче гаиләләр бик шатланып кабул итте.

Апаста яшәүче Айгөл һәм Рамил Сабировлар гаиләсенә беренче бала өчен түләнә торган айлык пособие сабыйларына яшь ярым булу сәбәпле бирелми башлый. Яңа елдан пособие түләүнең шартлары үзгәрүен ишеткән яшь ана яңадан район халыкны социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә һәм уңай җавап ала.

- 2018нче елдан бирле кызым өчен пособие алып килдек. Бу безнең гаиләбез өчен зур ярдәм булды. Аның вакыты озынайтылгач, без бик шатландык. Моннан тыш, мин 25 яшькә кадәр беренче баламны тапкан әни буларак, 50 мең сум күләмендә дәүләт ярдәмен алдым, - ди Айгөл.

Яшь әни Мәликә Мотыйгуллина да кызы тугач, дәүләт ярдәмен сорап, мөрәҗәгать итә. Тик гаиләнең җан башына туры килгән кереме яшәү минимумыннан 1,5 артып китү сәбәпле, аңа пособие билгеләнми. Быел җан башына туры килгән керем 2 яшәү минимумы кадәр булгач, аңа пособие билгеләнә.

Апаста яшәүче Лилия Хәйруллина өч бала анасы. Аның төпчек кызы Алсуга - 2 яшь. Күп балалы ана буларак, ул да дарулар һәм даруханә кирәк-яраклары алу өчен акчалата ярдәм алды. Аңа район халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова сертификат тапшырды.  

- Балалар авырый башласа, тизрәк даруханәгә йөгерәбез. Ә дарулар бик кыйммәт. Шуңа күрә бу ярдәм балаларыбыз өчен бик кирәк иде, - ди ул.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев