Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

90 яшьлек Дулкын бабай мотоциклда да җилдерә, балык тотарга да бик теләп йөри

Апаста яшәүче Дулкын абый Мөхетдинов яшь күңеле, тынгысызлыгы, яхшы хәтере һәм тормышны яратып яшәве белән сокландырды безне.

Дулкын абый озак еллар почта бүлекчәсендә хисапчы булып хезмәт иткән. Шуңа күрә хәзер дә исәп-хисап эшләрен белеп һәм төгәл башкара. Пөхтәлеге, чисталыгы белән дә аерылып тора ул. Төзелеш эшләрен яхшы белә. Ул әле яраткан мотоциклында да әйләнеп кайта, балык тотарга ярата. 
Балалары, оныклары, оныкчыклары аның өчен өзелеп тора. 90 яшьлек гомер бәйрәме белән дә һәрберсе тәбрик итеп, ихлас теләкләрен җиткерде. 
Дулкын абый олы гомер бәйрәме уңаеннан Ил башлыгының котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын һәм бүләк алды. Районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, Апас шәһәр тибындагы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов, район почта бүлекчәсе җитәкчесе Илсөя Дәүләтшина иң изге теләкләрен җиткереп, бүләкләрне тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев