Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Аграр көллият егетләре хәрби хезмәт хакында уйландылар

Элек-элетән ир-ат җәмгыятебезнең олы терәге булган.

Хәрби хезмәт батыр егетнең асылын билгеләгән. Ватанны, тынычлыгыбызны саклау ир-атның изге бурычы булып санала. Һәр ел саен Ватанны саклаучылар көнендә ир-егетләребезне олылыйбыз, хөрмәтлибез, аларның батырлыгы, кыюлыгы хакында уйланабыз. Бу уңайдан Апас үзәк китапханәсендә дә истәлекле әдәби кичә узды. 
Биредә Апас аграр көллияте егетләре, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов, хәрби хезмәттә зур чыныгу үткән районыбызның яшь мәдәният хезмәткәрләре Илнар Хәсәнов һәм Динар Мотыйгуллин катнаштылар. Алар үзләренең хәрби хезмәттә алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, булачак солдат егетләргә киңәшләрен бирделәр. Хәрби комиссар яшь егетләрне бүгенге хәрби хезмәт нигезләре, тәртипләре белән таныштырып үтте. Биредә утыручы аграр көллият яшьләре чын егетлеклекнең асылы, аның абруйлы дәрәҗәсен билгеләгән хәрби хезмәт хакында чын-чынлап уйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев