Апас аграр көллиятендә “Акыллар ярышы”-“Битва умов” бәйгесе узды
Апас аграр көллияте актлар залында 4 ноябрь-Халыклар Берлеге көне уңаеннан бүген-2 ноябрьдә район тарихында беренче тапкыр авыл яшьләре арасында “Акыллар ярышы”-“Битва умов” бәйгесе үткәрелде.
“Что? Где? Когда?” телевизион бәйгедән аермалы буларак, 4-6 кешелек командалар составында 18-35 яшьлек уенчылар гына булырга тиеш. Һәммәсе берничә раундлы конкурсларда катнашучыларның акыл интеллекты сынала. Видеосораулар сериясе аеруча катлаулы һәм кызыклы.
“Свияга” агрофирмасы, район хакимимяте, район мәдәният йорты, аграр көллият, Тутай һәм Кызылтау авыл җирлекләре җыелма командалары барлык биремнәргә дә дөрес җавап бирергә тырышты. Командаларны яклап, көллият студентлары җыйнак кына сәхнә чыгышлары яңгыратты. Беренчелек агрофирма егет һәм кызларында. Икенче урынны көллият командасы, өченче урынны район хакимияте җыелма командасы яулады.
-Бу төр ярыш бүген республиканың 20 районында бер үк вакытта һәм форматта үтә,-диде районның яшьләр эше һәм спорт комитеты баш белгече Ләйлә Сираҗева. -Без һәр оешма-предприятие, авыл җирлекләренә аның тәртибен аңлатып, алдан ук чакырулар җибәрдек. Командаларны ярышларга әзерләүдә дә булышу мөмкинлегебез бар иде. Тик күпләр бу чарага битараф калды. Акыллылар ярышына командалар без көткән дәрәҗәдә килмәде, бик кызганыч,-диде ул җиңүчеләргә һәм катнашучыларга Диплом-Грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшыру вакытында.
-Аграр көллият җитәкчелеге авыл яшьләре очрашу-бәйгесен үткәрү өчен барлык мөмкинлекләрне дә булдырган, аларга зур рәхмәт. Ә менә бу бәйгегә командалар белән килүне оештыра алмаган җирле, урындагы җитәкчеләр белән катгый сөйләшү уздырылачак,-диде бу чарада катнашкан район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев