Апас аграр көллиятендә "Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне"нә чара узды
1 нче декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора.
Апас аграр көллиятендә бу уңайдан “Яшь кеше, сәламәтлегеңә битараф булма!” дип исемләнгән чара узды. Студентлар Апас үзәк хастаханәсенең инфекционист табибы Гөлсинә Гайнуллина белән күрештеләр. “Җир йөзендә ХХI гасыр, әмма СПИД һаман да әле кеше сәламәтлегенә зыян китерүен дәвам итә. СПИД елдан-ел күбрәк кешегә йога бара. Әлегә дәвасы табылмаган бу авыру кешегә гадәттә җенси юлдан, йогышлы энәләр кулланып, кан аша килеп эләгә. Кеше бер тапкыр бу чирне эләктерсә, аннан тулысынча котыла алмый. Без дарулар белән бу кешеләрнең гомерләрен генә озынайтабыз” –дип, котычкыч статистика белән уртаклашты ул. Яшьләрне акыл белән эш итәргә, спорт белән дуслашырга өндәде.
Китаплардан эчтәлекле күргәзмә алып килүче Апас үзәк китапханәсе хезмәткәре Рүцилә Садриева да студентларга тормышны яратырга, кыек юлларга кереп китмәскә, сәламәт булырга кирәклеген ассызыклады.
Шулай ук чара кысаларында, аграр көллиятнең студентлар Советы алдынгылары, СПИДка каршы көрәшнең символы булып торучы кызыл ленталарны очрашуда катнашучыларның күкрәкләренә беркеттеләр. Яшьләргә үзаңнарын үстерүдә ярдәм йөзеннән, ВИЧ – инфекциясе турында онытмыйча, сак булырга өндәүче брошюралар да таратылды, эчтәлекле, уйландырырлык видеоязмалар да күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев