Апас егетләре хәрби хезмәткә китте
Бүген районыбызның бер төркем егетләре Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәргә дип юлга кузгалды.
Иске Йомралыдан Ислам Абделвәлиевка, Марсель Сәмигуллинга, Биештән Сергей Васильевка, Апастан Илфат Вахитовка, Тутайдан Инзиль Гайнуллинга, Каратуннан Нәфис Еремеевка, Табар Черкененнән Николай Ишуковка, Морзалардан Азат Сираҗиевка, Заготзернодан Ильназ Хәсәновка, Төбәк Черкененнән Константин Юмановка исән-имин, сынатмыйча хезмәт итеп кайтуларын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев