Апас мәктәбе укучылары өлкәннәргә булыша
Апас урта мәктәбе укучылары Тимурчылык эшендә актив катнашалар. Ялгыз яшәүче өлкәннәргә көзге бакча эшләрендә булышуны алар максат итеп алдылар.
Айсылу Закирова җитәкчелегендәге 5 “А“ классы укучылары да Әминә апа Саматова янында булдылар. Алар бакчасын тәртипкә китерделәр, җир казыдылар. Әби рәхмәтләрен әйтеп, укучыларны тагын чакырып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев