Апас мәктәбендә Казан Федераль Университеты галимнәре 8-9 сыйныф укучылары белән очраштылар
“Һөнәр сайлыйм” шигаре астында ел саен үткәрелүче бу чарада да балаларның һәм укытучыларның Казан кунакларына сораулары күп булды.
Профессор-доцентлар аларга бик җентекләп җавап бирде. Югары уку йортларына укырга керү, имтиханнар тапшыру тәртибен аңлаттылар. Укучылар арасында бигрәк тә гуманитар юнәлешле югары уку йортларына өстенлек бирергә теләүчеләр күп булуы билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев