Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апас студентлары лигага берләшә

Апас көллиятендә укучы студентлар район тормышында бик актив. Биредә бүген 243 егет һәм кыз һөнәри һәм урта белем ала. Хокук сакчылары белән хезмәттәшлек итү, тәртип саклау, волонтерлык хәрәкәте, спортта, укуда һәм хезмәттә, төрле фәнни-һөнәри Олимпиадалар, сәхнә тормышында уңышлары да бихисап егет һәм кызларның.

Татарстан Студентлар Лигасы Президенты Руфат Киямов, бу хәрәкәтнең региональ хезмәттәшлек буенча вице-президенты Айдар Закиров, Татарстан һөнәри белем бирү оешма-учреждениеләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Нелля Пулатова катнашында көллиятнең быелгы уку елына яңарган актлар залында очрашу вакытында студент тормышы турында эчкерсез сөйләшү уздырылды. Бигрәк тә КВН хәрәкәтен җанландыру турында эшлекле фикерләр яңгырады. Апас көллияте студентлар Советы рәисе, Апас егете Раил Мәүледов, район яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин, көллият директоры Фаил Курамшин һәм студентлар үзләре дә Казан вәкилләренә эшлекле тәкъдимнәрен җиткерделәр.

-Абыйлы-энеле апаслылар Айрат белән Рифат Галиакберовлар, 3 бертуган-Югары Ослан егетләре Тимур, Батыр һәм Линар Ногмановлар, апалы-сеңелле Тәтеш кызлары Алия һәм Чулпан Сафиуллиналар аграр көллияттә иң актив студентлар сафында, -ди директор урынбасары Альбина Габитова. -Тутай кызы Луиза Насретдинова, Каратуннан Раиль Җиһангиров, Кайбычтан Апаска килеп һөнәри белем алучы Марина Федотова, Олы Бакырчыдан Раил Кәлимуллин һәм тагын бик күп егет-кызларыбыз укуда да, спортта да, сәхнәдә дә бик матур күрсәткечләргә ирешә. “Йолдызлык“ яшьләр иҗаты фестиваленең район этабында безнең 22 кешелек “СТЭП-АП“ бию төркеме чыгышын жюри бик ошатты. Ә “Дулкыннар“ фестиваль-конкурсының район һәм зона ярышларында катнашкан Марина Федотова, Луиза Насретдинова һәм Раиль Кәлимуллин Татарстан финалына үтте.

Татарстан студентлар лигасы программасы буенча Апас көллияте укучылары барлык 9 төрле юнәлештә дә катнашуны үз бурычлары дип саныйлар. Бөтендөнья “ВОРДСКИЛЛЗ“ ярышларының быелгы финалы Казанда үтүе алар өчен тагын бер этәргеч биргән. Көллияттә әле шушы араларда гына аңа багышлап  пешекчеләр һәм кондитерлар ярышы үткән. Булачак яшь игенчеләр өчен дә көллият аудитория-цехларында шундый һөнәри конкурс үткәрү планлаштырыла. Язгы кыр эшләре алдыннан көллиятнең 4 курс студентлары исә туган авылларына гамәли эш практикасына юл тотачак, абый-әтиләре белән бергәләп, аудиторияләрдә алган белемнәрен ныгытып, басу-кырларда иген үстерү серләренә төшенәчөк.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев