Апас студентлары сәламәтлекне сайлый
Апас аграр көллияте студентлары Бөтендөнья Сәламәтлек көненә районкүләм стена газеталары, тематик плакатлар конкурсында бик теләп катнашты
Алардан даими күргәзмә оештырылды һәм иң матур, эчтәлекле эшләр аерым билгеләп үтелде. Моннан тыш аудиторияләрдә табиблар һәм белгечләр, укытучылар студент егет һәм кызлар өчен сәламәтлек дәресләре үткәрде.
Коллиятнең шәфкать туташы Элмира Шаһиәхмәтова әйтүенчә, студентлар арасында спорт, сәламәт яшәү рәвешен өстен күрүчеләр елдан-ел арта бара.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев