Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апасның иң өлкән кешесе Зәйнәп әбигә – 105 яшь

Апас районының иң өлкән, иң хөрмәтле кешесе – Зәйнәп әби Ибраһимова 105 яшьлек туган көнен каршылады.

Зәйнәп әби тумышы белән Сатмыш авылыннан. Озак еллар колхозда эшләгән. Тормыш иптәше Кәбир белән 7 бала тәрбияләп үстергәннәр, аларга белем, һөнәр биргәннәр, тормышта үз урыннарын табарга булышканнар. 
Зәйнәп әби бүген Апаста улы Заһит, килене Гөлфия тәрбиясендә, олы хасияттә яши. Әбинең колаклары ишетә, күзләре әйбәт күрә. Балалары янәшәсендә еш кына узган тормыш юлы хатирәләрен яңарта. 
Зәйнәп әбигә олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова, район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина әбине котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев