Апаста алимент буенча бурычлы затларны ачыклау дәвам итә
Районда алиментларны эзләтеп алу буенча махсус комиссия эшли.
Комиссия әгъзалары суд приставлары белән берлектә алимент түләүләре буенча бурычлары булган затлар янында еш булалар.
25 октябрь көнне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендәге эш комиссиясе әгъзалары Кормаш, Табар Черкене авылларына юл тоттылар. Биредә алар алимент буенча бурычы булганнар белән күзгә-күз очрашып, җитди сөйләшүләр, аңлату эшләре алып бардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев