Апаста Аналар көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды
Аналар көне уңаеннан, район мәдәният йортында бәйрәм кичәсе узды.
Кичәнең беренче өлешендә Миләүшә Алиуллина җитәкчелегендә сәхнә серләренә төшенүче яшь буын Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр“ спектакленнән өзек күрсәтте. Икенче өлешендә районыбызның талантлы үзешчәннәре гармун моңнарына кушылып җырлады. Тамашачы алкышларын кызганмады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев район башлыгы исеменнән барлык Аналарны тәбрик итеп, изге теләкләрен юллады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев