Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста балалар өчен экскурсияләр дәвам итә

19 декабрьдә Апас мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен район үзәге буйлап Яңа ел экскурсиясе гадәттәгечә, кафеда төгәлләнде.

Сафларга басып Апас буйлап сәяхәткә чыккан балаларны күпләр мәктәп елларын, бала чакларын искә төшереп каршы алды. Балалар өчен иң кызыклы танышу объекты, әлбәттә инде, яңа спорт комплексы, Боз Сарае, батырлар аллеясы, ЗАГС бинасы, һәйкәлләр, кар-боз скульптуралары, музейдагы “тере почмак“, үләмәзавр, башка динозаврлар, мамонтлар, борынгы кешеләр, тематик күргәзмә заллары иде.

Бүген-20 декабрьдә Апас буйлап сәяхәткә Апас мәктәбенең 9 сыйныф укучылары чыгачак.

Сүз уңаенда, музейның палентеология янкормасында киләсе елда экспонатлар саны тагын да артачак әле. Аның бинасын да зурайту мөмкинлеге өйрәнелә.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев