Апаста беренче сайлаучыларга бүләкләр бирелә
Апаста сайлау участоклары үз ишекләрен ачты.
(14 сентябрь, “Апастово-информ).
891нче номерлы Кече Болгаер сайлау участогында да тавыш бирү оешкан төстә башланып китте.
Беренче сайлаучылар килде һәм алар бүләкләр дә алды.
“Киләчәгебез өчен тавыш бирдек. Шундый матур иртәдә сайлауга килдек. Җиңел аяктан дип, беренче тавышны үзем бирдем әле”, - ди Кече Болгаердан Мансур Фәйзуллин.
Хатын-кызлардан сайлау участогына беренче булып Алия Хәйртдинова килде. Ул да бүләккә ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев