Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста “Билгесез солдат” һәйкәленә чәчәкләр салдылар

3 декабрь - сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган ватандашларның хәрби батырлыгын мәңгеләштерү көне булып тора.

(3 декабрь, “Апастово-информ”).

  Районыбызда да һәр елны батыр каһарманнарны хөрмәтләп искә алалар. Быел да Батырлар мемориал комплексында митинг узды, Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды.
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров истәлекле датаны Ватанны саклаган һәр солдатны хәтерләү, мәрхәмәтлелек күрсәтү көне дип атады.
  “Бүген йөрәгебездә тирән эз калдыра торган көн. Тынычлыгыбызны саклап, туган якларына исән-сау кайта алмаган, яу кырында ятып калган райондашларыбыз мәңге күңелләребездә саклана. Бүгенге көндә 212 райондашыбыз махсус хәрби операциядә катнаша. Кызганыч, 6 егетебездән хәбәр юк. Без һәрвакыт егетләребезнең исән-сау булып, җиңү белән туган якларыбызга әйләнеп кайтуларын телибез, аларга ышанабыз, чиксез горурланабыз”, - диде ул.
  Хәтер чарасында район хәрби комиссары Наил Җантемиров, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев һәм Сергей атакай районыбызның сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, актив өлкәннәре һәм Апас урта мәктәбенең Яшь гвардиячеләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев