Апаста чираттагы “Тоннель“ нәтиҗәләре ничек?
Чираттагы “Тоннель“ операциясе Апасның Тукай урамы киселешендә узды.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары иртәнге сәгатьләрдә биредә эшләде. 6.30-8.30 сәгатьләрдә бар техника да күз уңында булды. Нәтиҗәдә, транспорт йөртү кагыйдәләренә буйсынмаучы 10 шофер ачыкланды. Бер машина техник төзексезлеге өчен штраф стоянкасына ябылды. 5 шофер куркынычсызлык каешын эләктерүне кирәк санамаган, 3 райондашыбыз укылышсыз номер белән юлга чыккан. 3 кешенең машинасы төзекләндерү таләп итә. Кагыйдә бозучыларга штраф беркетмәләре төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев