Апаста “Игътибар, балалар!” чарасы үтә
Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 20 августтан 9 сентябрьгә кадәр республика күләмендә традицион «Игътибар, балалар!» профилактик чарасы үтә.
Чара вакытында районда җәяүле, велосипед, скутер, мопед белән идарә итүче балаларның юлда дөрес йөрүләренә, кагыйдәләрне үтәүләренә игътибар аеруча артачак. Шулай ук балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү шартлары да тикшереләчәк.
Агымдагы елның 7 аенда республика юлларында 16 яшькәчә булган балалар катнашында 329 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу һәлакәтләрдә 4 баланың гомере өзелгән, ә калганнар исә тән җәрәхәтләре алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев