Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста Корбан ашы узды

Районда Корбан ашлары уздыру дәвам итә. Аның чираттагысы – үзәк ресторанда Апас бистәсендә яшәүче өлкәннәр, дин әһелләре, абыстайлар катнашында узды.

Биредә 200 райондашыбыз катнашты. Әлеге ашка Сания, Лилия, Илдүс һәм Илсур Зәйнуллиннар гаиләләре исеменнән олы хайван чалынды һәм барлык чыгымнарны да алар үз өсләренә алды. 
Корбан ашына ак яулыклы апалар, түбәтәйле абыйлар бик теләп җыелды. Алар өчен ресторнанның ике катында да мул сыйлы табыннар әзерләнгән иде. Өлкәннәр рәхәтләнеп сөйләште, аралашты, тәмле-тәмле сыйлардан авыз итте. 
Мәҗлестә район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты. 
–Хөрмәтле өлкәннәребез! Матур итеп җыелгансыз. Сезне кунак итүче эшмәкәр Лилия Зәйнуллинага рәхмәт. Районның һәрбер авылында Корбан ашлары узды. Хәзерге заманда өстәл тулы ризык, бөтен әйберебез бар. Ләкин, килеп, күрешеп, сөйләшеп, күмәк табын артында утыру үзе бар вакыйга. Нинди генә эшкә алынсак та, сез – киңәшче һәм терәк. Сезгә олы рәхмәтемне ирештерәсем килә, – диде район башлыгы һәм райондагы яңалыклар белән дә таныштырып узды. 
Өлкәннәр исә үз чиратларында районда үзләренә хөрмәт зур булуын, гел кайгырту тоеп яшәүләрен әйттеләр. 
–Бөтен бәйрәмнәр дә өлкәннәрне хөрмәтләүдән башлана. Апасыбыз чәчәккә күмелгән. Без матурлыкны күреп, рухи азык алып яшибез. Үзәк паркка, бассейнга бик теләп йөрибез. Рәхмәт район башлыгына, рәхмәт безне мул өстәлләр артына җыйган Лилия Зәйнуллинага, – диде Мәнфүсә апа Хәкимҗанова. 
Мәҗлес вәгазьләр, мөнәҗәтләр тыңлап, җыр-моңнар, рәхмәт сүзләре, хезмәт елларын искә алулар белән үрелде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре эчтәлекле, мәгънәле чыгышлар белән алып барды. 
–Зурлап кунакка чакырдылар. Лаеклы ялда булсак та, безне онытмыйлар. Барлык аш-сулар да тәмле. Бергә-бергә очрашу безгә зур бәйрәм, – диде Таһир абый Шәйхетдинов. 
Зәйнуллиннар гаиләсе изге чараларны беренче генә тапкыр уздырмый. Алар игелек кылудан тәм табып яши һәм эшли. Шуңа күрә, уңышлар да алар янәшәсендә. 
Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев