Апаста мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды
Район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды.
Биредә узган эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды, киләсе айларга бурычлар билгеләнде. Тиздән зоналарда Каз өмәләре башланачак. Ул Борнаш, Иске Йомралы һәм Олы Бакырчы, югар ындырчы авылларында оештырылачак. Шулай ук театрлар сезонына старт бирелде. Һәр үзешчән коллектив үз театрын тәкъдим итеп, иң-иңнәр район сәхнәсендә чыгыш ясаячак. 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, район мәдәният йортында ретро җырлардан торган концерт кую бурычы да билгеләнде.
Чисталык өмәләре дәвам итә. Мәдәният учаклары тирәсен кышка кергәнче чистартып, җыештырып бетерү мөһим. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев әлеге эшкә дә басым ясады. Шулай ук авыл халкын сәнгатькә тартып, төрле түгәрәкләр оештыру мәсьәләсен күтәрде.
Болынбалыкчы һәм Шыгай авылы клубы мөдирләре, Кече Болгаер китапханәчесе үз эшчәнлекләренә тулы нәтиҗә ясады. Түгәрәк гомер бәйрәмнәрен билгеләп үткән хезмәткәрләр хөрмәтләнде, бүләкләнде.
Киңәшмә Апас туган якны өйрәнү музеена сәяхәт белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев