Апаста мигрантлар белән очрашу булды
Район мәдәният йортында районда яшәүче мигрантлар белән очрашу узды
Очрашуга Казаннан чит ил гражданнарын социаль- мәдәни адаптацияләү үзәгенең оешмалар белән эшләү бүлеге начальнигы Нияз Гыйсмәтуллин килгән иде.
Нияз Гыйсмәтуллин мигрантларга Россия Федерациясендә хезмәт миграциясенә кагылышлы законнар турында сөйләде, сорауларына җавап бирде. Мигрантларның яңа социаль-хокукый җирлеккә җайлашуы белән бәйле проблемалар булырга тиеш түгеллегенә, террорчылык, экстремизмга юл куелмаска, закон таләпләренә буйсынып яшәргә тиешлегенә басым ясады.
Нияз Гыйсмәтуллин әйтеп узганча, чит ил гражданнарын социаль-мәдәни адаптацияләү үзәге 2025 елда 2019-2025 елларга Россия Федерациясенең Дәүләт миграция сәясәте концепциясе чаралары кысаларында милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыкның пилот проекты буларак төзелгән. Оешманың оештыручысы –Татарстан халыклары Ассамблеясе. Татарстан Республикасында пилот проектының кураторы булып ТР Министрлар Кабинеты тора. Үзәк үз эшчәнлеге кысаларында: Россия милләтләре эшләре буенча Федераль агентлыкның чит ил гражданнары өчен законнар нигезләре, Россия җәмгыятендә үз-үзеңне тоту нормалары һәм кагыйдәләре, шулай ук аларны бозу нәтиҗәләре турында адаптация курсы материаллары буенча лекцияләр укуны оештыра. Чит ил гражданнарына сорауларның киң исемлеге буенча консультация хезмәтләре күрсәтә.
Бу очрашуда катнашкан Россия Эчке эшләр министрлыгының Апас районындагы миграция пункты начальнигы Айрат Сафиуллин әйтеп узганча, бүгенге көндә район территориясендә 114 чит ил гражданы яши. Алар район үзәге Апаста, Кормаш, Ясаклы-Барыш, Танай-Турай авылларында яшиләр. Агымдагы елда бер кеше Россия Федерациясе гражданлыгы алган.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова күпмилләтле Апаста халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрнең һәрвакыт дустанә булуы, милләтләр һәм төрле дин тотучылар арасында беркайчан да конфликтның килеп чыкмавын билгеләп үтте. Ул мигрантларны да авыл халкы белән уртак тел табып, дустанә мөнәсәбәттә яшәргә чакырды. “Толерантлык” сүзе бер-береңне хөрмәт итү, килешеп яшәүне үз эченә ала”,-- диде ул.
Бу очрашуда Халыклар дуслыгы йортының Апастагы бүлеге җитәкчесе Гөлнара Галиәкбәрова катнашты.
“Районда барлык милләт халыклары өчен төрле чаралар уза.Безнең социаль челтәрләрдә аралашу платформасы булдырылды. Шунда язылып карап бара аласыз, сорауларыгызны, гозерләрегезне яза аласыз”, - диде ул.
Чит җирләрдән килүчеләр Апас районында алар өчен бөтен шартлар да тудырылуын, балаларының мәктәпләрдә белем алуы турында сөйләде. Үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев