Апаста район мәдәният йорты танымаслык булып үзгәреп, үз ишекләрен ачты
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, “Ак Барс“ Банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов район башлыгы Равил Хисаметдинов белән берлектә яңа төзекләндерелгән биналар белән таныштылар.
(27 август, “Апастово-информ“).
Балалар сәнгать мәктәбе бинасы шулай ук кыска вакытта танымаслык булып үзгәрешләр кичерде. Бинага яңа җиһазлар, уен кораллары да кайткан. Танышу вакытында республика кунаклары биредә шөгыльләнүче балалар белән очраштылар, фикерләрен тыңладылар. Балалар да бер авыздан: “Безгә монда бик ошый, өйгә кайтасыбыз да килмәс инде“, – дип җавап бирделәр.
Район мәдәният йортын танып та булмый. Биредә бар да үзгәргән, заманчалашкан. Ул зур шәһәрләрдәге мәдәният сарайларын хәтерләтә.
Мәдәният йортында яңача тамаша залы да үз тамашачысын көтә. Биредә зур яңалык. 3D кино карау мөмкинлеге булдырылган. Алексей Песошин иң беренчеләрдән булып Апас районы турындагы фильмны тамаша кылды. Ул шулай ук барлык бүлмәләр, шартлар белән танышты.
Фойеда кул эшләре һәм иҗат күргәзмәләре урын алды. Башкала кунаклары аларга да уңай бәясен бирде. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның да портреты урын алган иде.
Мәдәният йорты каршында төрле ансамбльләр үз чыгышларын тәкъдим итте.
27 август көнне, 18 һәм 20 сәгатьләрдә район мәдәният йортының кино залында тәүге тапкыр татарча фильм карап булачак. 12+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев