Апаста Рус теле көнен билгеләп үттеләр
Бүген Апасның “Туган якны өйрәнү” музеенда Апас үзәк китапханә, музей хезмәткәрләре бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туган көндә Рус теле көнен билгеләп үттеләр.
Бәйрәм музей каршында урнашкан Пушкин бюсты янында шагыйрь хөрмәтенә чәчәкләр салу белән башланып китте. Биредә музей хезмәткәрләре бөек шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырып, аның шигырьләрен яңгыраттылар. Килгән кунаклар музей эченә үтеп, шагыйрьгә багышланган махсус күргәзмә белән таныштылар, презентация карадылар. Музейга үзенең оныклары белән килгән район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина да Александр Сергеевич Пушкинның тормыш юлына, аның иҗатына караган фактлар белән якыннан таныш. Аларның кайберләрен ул биредә утыручыларга җиткерде.
Кичә ахырында музей җитәкчесе Рәмис Ногманов кунакларга үзенең җырларын бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев