Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста сайлаучылар иртәдән активлык күрсәтә

Апас урта мәктәбендә урнашкан 880 нче сайлау участогы Россия һәм Татарстан Гимннары белән эшләрен башлап җибәрделәр.

( 14 нче сентябрь, “Апастово-информ”)
Сайлауга килүчеләрне җыр-моңнар, тәмле коймак, кайнар чәй каршы алды.
Апаста гомер итүче Илгизәр абый белән Дамирә апа Халиуллиннар иртәдән үк килгәннәр.
“Беренчеләрдән булып сайлауга килдек. Апасыбызда дөньяга килгәнбез, гомер буе шунда хезмәт иттек. 46 ел парлы гомер итәбез. Ике балабыз бар. Алар да шунда дөньяга килеп туган районнарында хезмәт итәләр. Оныкларыбыз да хәрби хезмәттән кайтып районда хезмәт юлын башлап җибәрделәр. Апасыбыз матур, чиста, тыныч. Җитәкчеләребез халыкка ачык. Исәнлек-саулык барыбызга да, ил-көннәребез тыныч булсын!”, - диде Дамирә апа.
Сайлаучылар тавыш биргәннән соң Апас урта мәктәбенең пешекчеләре әзерләгән тәмле коймак, кайнар чәйләр белән сыйландылар.
“Тавыш биреп чыккач рәхәтләнеп коймаклар белән чәй эчәбез. Барыбызга да исәнлек-саулык, тынычлык булсын!”- диде Равилә Сибгатова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев