Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста Шәүкәт Галиевны искә алдылар

Быел да якташыбыз, Халык шагыйре хөрмәтенә искә алу чарасы узды.

(20 ноябрь, “Апастово-информ”).

  Истәлек чарасы, гадәттәгечә, үзәк китапханә каршысында оештырылды. Бирегә олуг шәхес иҗатына битараф булмаган өлкәннәр җыелды, музей, китапханә хезмәткәрләре, мәктәп балалары һәм укытучылар катнашты. Шәүкәт Галиевның бюстына чәчәкләр салынды, аның турында истәлекләр яңартылды. Соңыннан үзәк музейда район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев якташыбыз рухына догалар кылды.
  Чара Олы Бакырчы авылында урнашкан шагыйрьнең йорты-музее җитәкчесе Рәшит Гыйльметдинов нияте белән оештырылды. Биредә шулай ук район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев та катнашты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев