Апаста сайлаулар барышында прививка ясату мөмкинлеге дә бар
Сайлаулар барышында район үзәк хастаханәсе тарафыннан сәламәтлек акциясе оештырылды.
Апас урта мәктәбендә урнашкан сайлау участогына махсус машина белән килде алар. Теләгән кеше үз тавышын биргәннән соң, гриппка каршы прививка да ясатып кайтып китте. Табибә Гөлсинә Гайнуллина әйтүенчә, хәзер прививка ясату өчен кулай вакыт. Сайлау барышында сәламәтлеген дә кайгыртучы райондашлар бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев