Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста социаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды

Киң күңелле, олы йөрәкле, эчкерсез, һәрчак ярдәмгә ашкынып торучы, игътибарга мохтаҗ кешенең әти-әнисен, баласын, иң-иң якын кешесен алмаштыручы изгелек ияләре өчен район мәдәният йортында кичә оештырылды

Алар исеменә бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Мәдәният хезмәткәрләре иң матур җырларын, дәртле биюләрен дә аларга багышлады. Каратун мәктәбе укучылары күмәк биюләре белән сөендерде. 
КичәдәТатарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Клара Таҗетдинова, район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, районның ветераннар Советы, Пенсионерлар Союзы җитәкчеләре, социаль хезмәткәрләр, озак еллар әлеге өлкәдә эшләгән өлкән хезмәткәрләр катнашты. 
Районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова билгеләп узганча, районның социаль хезмәтен 65 кеше башкара. 190 ялгыз әби-бабай, 189 күп балалы гаилә, 2 меңнән артык мөмкинлеге чикләнгән райондашлар һәм 30лап авыр гаилә аларның ярдәмен тоя. 
– Социаль хезмәткәргә үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкару гына җитми. Шул ук вакытта йөрәк, күңел җылысы да кирәк. Хөрмәтле хезмәттәшләрем, кешеләргә эшләгән изгелекләрегез үзегезгә меңләтә яхшылык булып әйләнеп кайтсын иде, – диде Гөлчәчәк Мәүлетова. 
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Клара Таҗетдинова шулай ук әлеге өлкәдә эшләүчеләрнең зур сабырлыкка, мәрхәмәтле йөрәккә ия булуларын ассызыклады. 
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров район башлыгының җылы котлау сүзләрен һәм рәхмәтен ирештерде. 
–Сезнең игелек кемгәдер яшәү көче өсти. Хезмәтегез өчен рәхмәт, – диде ул. 
Һөнәри бәйрәм уңаеннан иң-иңнәр сәхнә түренә чакырылып бүләкләнде. Алар Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына, чәчәкләргә, бүләкләргә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев