Апаста танылган якташыбыз Сара Садыйкованы искә алу чарасы узды
1 ноябрь – танылган якташыбыз Сара Садыйкованың туган көне. Тууының 112 еллыгы уңаеннан Апаста искә алу чарасы узды
Кадерле композиторыбыз Сара Садыйкова исеме халкыбыз күңелендә аеруча тирән мәхәббәт белән саклана. Аның хөрмәтенә район үзәгендә һәйкәл дә куелган. Тутайдагы музееннан халык өзелми.
Сара Садыйкова музеена чәчәкләр салынды, сөекле композиторыбыз юксыну хисләре аша искә алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев