Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста Туган тел көне һәм шигърият бәйрәме үтте

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, Ана һәйкәле янында “Әллүки“ле милләт барда, Татар мәңге калачак“ дип исемләнгән Туган тел һәм шигърият бәйрәме узды.

Үзәк китапханә коллективы мәдәният йорты һәм туган якны өйрәнү музее белән берлектә әзерләгән чарада “Кояшкай“ һәм “Салават күпере“ бакчасы нәниләре, мәктәп укучылары, җирле шагыйрьләребез һәм җырчылар катнашты. 
Бәйрәм Туган якны өйрәнү музее каршында урын алган Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте. Тантанада район башкарма башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты һәм чыгыш ясады. Ул әлеге бәйрәмнең яшь буынны тәрбияләүдә, туган телебезне саклап калуда әһәмияте зур булуын билгеләп үтеп, Габдулла Тукайның “Туган авыл“ шигырен дә сөйләде. 
Эчтәлекле шигырьләр, матур җырлар, бүләкләүләр белән үрелеп барган бәйрәм “Туган тел“ җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев