Апаста яшьлек туе
Татар Пучинкәсе егете Рафил Вәлиев һәм Болынбалыкчы кызы Динә Газаева парлы гаилә юлына аяк бастылар
Алар гаиләләренең беренче документын алды. Яшьләргә иң матур, изге теләкләр юлланды. Бу теләкләргә без дә кушылабыз, тигез, матур, парлы гомер телибез.
Уйларыгыз һәрчак бергә булсын
Юлларыгыз булсын гел бергә
Ак беркәнчек япкан бәхетегез
Шау чәчәктә булсын гомергә.
Шатлык белән тулып торсын
Сезнең тормыш касәгез.
Бер тамырдан ускән гөлдәй
Гел янәшә яшәгез.
Сезнең тормыш юлыгызда
Булмасыннар киртәләр.
Гел бәхетләр, гел шатлыклар
Алып килсен иртәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев