Апаста яшьләр көне узды
27 июнь – яшьләр көне уңаеннан, районның үзәк ял итү паркында яшьләр өчен бәйрәм үтте.
Районыбызда хезмәт куючы яшь белгечләр, туган ягыбызның актив яшьләре, армия сафларыннан хезмәт итеп кайткан егетләр, республика, бөтенрәсәй бәйгеләре җиңүчеләре, аларны әзерләүче райондашларыбыз мәйдан түренә чакырылып хөрмәтләнде. Килгән барлык халык өчен бәйрәм, ял итү, күңел ачу чаралары оештырылды. Бәйрәмдә районның мәдәният хезмәткәрләре һәм җырчылар Раян Садриев белән Альберт Нурминский да катнашты.
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, аның урынбасары Рөстәм Мингазиев, район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина яшьләрне тәбрик итеп, изге теләкләрен юллады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев