Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апастан башка тагын кайда бар мондый яктырткычлар?

Апаста Ана һәйкәле, үзәк китапханә, Батырлар аллеясы каршысына бәйрәм көннәре алдыннан менә шундый матур, биек һәм заманча яктырткычлар куелды һәм эш дәвам итә.

Апас “Строймаркет“ оешмасы осталары ясаган бу бик зәвыклы яктыртычларны Мәскәү, Казан, Кытай шәһәрләре урамнарында гына күреп була, диләр күпләр. Халык арасында шундый ук яктырткычларны Апасның спорт корылмалары, үзәк урамга да куячаклар икән, дигән сүзләр дә йөри. Апас бистәсе башкарма комитетында бу фаразны расладылар да инде.

Моннан тыш, район эчке эшләр бүлеге янәшәсендә махсус мәйдан әзерләнә. “Место встречи изменить нельзя“ легендар фильмның төп образлары-Глеб Жеглов һәм Володя Шараповка багышланган скульптуралар комплексын исә үз сынчыбыз-Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вячеслав Носов ясачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев