Апастан гуманитар ярдәм китте
Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен район үзәгеннән зур гуманитар йөк озаттылар.
(11 октябрь, “Апастово-информ”).
Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге районыбыз егетләре ярдәмне урыннарга илтеп тапшырачак.
“Ярдәмне күбрәк мобилизация буенча хезмәт итүче егетләргә әзерләдек. Контракт белән хезмәт итүче якташларыбыз белән очрашсак, аларны да игътибардан калдырмабыз. Райондашларыбыз халкыннан барлыгы бер миллион алты йөз егерме алты мең сум акча җыелды. Әлеге акчаларга егетләр соравы буенча ике интернет, беспилотный аппарат детекторлары, рацияләр, дроннар алдык. Моннан тыш, һәрберсенә кирәк-яраклар тутырылган тартмалар әзерләдек. Барлыгы шундый 70 тартма ясадык. Йокы капчыклары, җылы оекбашлар, салфеткалар, баш киемнәре, резин бутыйлар, фонарьлар һәм башка кирәкле әйберләрне тутырдык”, - диде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.
Районнан шулай ук өч Шевроле Нива машинасы, ике мотоцикл китәчәк. Юл чыгымнарын һәм төзелеш материаллары өчен иганәчеләр ярдәм күрсәткән. Шулай итеп, гуманитар ярдәм әзерләү өчен барлыгы дүрт миллион сумга якын акча тотылган.
Район җитәкчелеге ярдәм иткән барлык райондашларыбызга, иганәчеләргә, авыл җирлекләре башлыкларына, имамнарга, мәктәпләргә, оешмаларга егетләрне кайгыртканнары өчен олы рәхмәтләрен белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев