Архивларда барысы да бар
Апас мәктәбендә Татарстан Архив эше комитеты белгечләре мәктәп директорлары, укытучылар өчен махсус семинар-уку үткәрделәр.
Мәктәпләрдә архив эшен алып бару яңалыклары белән таныштырдылар һәм киңәшләрен бирделәр. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина үз чиратында Казан белгечләренә рәхмәтен ирештерде һәм хезмәттәшләрен төгәллеккә өндәде.
-Сүз уңында, Татарстан Дәүләт Архив комитетына мөрәҗәгать иткәндә һәм ул мәгълүматларны кулланганда бик сак һәм пөхтә булырга кирәк,-ди Апас архивы җитәкчесе Алсу Идиятова. –Документларның кайдан алынганын күрсәтергә онытмагыз. Һәм тагын бер яңалык-быел ЗАГС һәм район архивында булган кәгазь документларны электрон вариантта санлаштыру башланды. Компьютер базасына инде 10 меңнән артык документ кертелде.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев