Авыл җирлекләрендәге яңалыклар күңелне сөендерә
Районда халыкның яшәү шартларын яхшырту, уңайлы итү, тирә-ягыбызны матурлау буенча күп эшләр башкарыла.
Күбесе Дәүләт программаларына нигезләнгән булса, шактый өлеше район ярдәме һәм үзара салым белән башкарыла. Менә шул башкарылган эшләр белән якыннан танышу, халык белән очрашып, сөйләшеп, киләчәккә эш планнары төзү максатыннан район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендә авыл җирлекләрендә халык җыеннары бара.
Кече Болгаер авыл җирлеге бинасы республикакүләм программа нигезендә капиталь төзекләндерелә. Район ярдәме белән авыл клубының башы ябылды. Киләсе елга балалар бакчасы капиталь төзекләндереләчәк.
– Җирлегебез бик матур, юлыбыз бар, утыбыз, суыбыз бар. Клуб башыннан яңгыр үтә иде, анысы да булды. Җитәкчеләргә, эшләүчеләргә Алланың рәхмәте булсын. Апаска барам дисәң, авыл башыннан автобус йөри. Рәхәт заманда яшибез, - диде авыл клубы мөдире.
Чүрибураш авылы халкы, мәктәпнең иң матур урыны саналган- алмагач бакчасына җыелды.
– Быел район ярдәме белән мәктәбебезнең спорт залы башы ябылды, 47 тәрәзә алыштырылды. Барысы 2 миллионлык эш башкарылды. Мәктәп коллективы, укучылар, әти-әниләр исеменнән район башлыгына, эшләүчеләргә олы рәхмәт, - диде мәктәп директоры Иршат Яруллин. Шулай ук киләсе елга авылда ФАП төзеләчәген һәм мәктәпкә кадәр юл салыначагын шатланып кабул итте чүрибурашлылар.
Иске Йомралы авылы халкы быел гына капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты каршына җыелды. Район башлыгы белән аралашып, сөйләштеләр.
– Су юлларыбыз искергән, көнгә чыккач аннан тишелә, моннан ямыйбыз, киләсе елга “Чиста су” программасына кертеп булмас микән?-дигән сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. Мәктәп директоры Гөлүсә Галләмиева яңа тәрәзәләр өчен рәхмәтен ирештерде.
– Уку елына бик зур әзерлек белән кердек. Район ярдәме белән 100 тәрәзә алыштырылды, укучылар якты, җылы мәктәпкә килделәр, -диде ул.
Гүзәл Хилавиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев