Бакырчыда зур кунаклар
Олы Бакырчы авылы мәчете мәктәп ашханәсендә зурлап Корбан ашы үткәрде.
Мәчет имамы Шәүкәт хәзрәт Гайнуллин бу олы табынны булдыруда зур өлеш керткән Илдус Газиз улы һәм Гөлия Зәйнетдин кызына, Наҗия Котдус кызына, Сәкинә Баһаветдин кызына, Дания Хакова, Хаҗирә Гайнетдинова гаиләсенә авыл мөтәвәллияте халкы исеменнән зур рәхмәтен ирештерде. Бу саваплы чарага Татарстан Дини Назәрәте вәкиле, Казанның Апанай мәчете имамы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров та зур кунак итеп чакырылган иде. Ул чыгышы белән Бакырчы яклары белән бәйле. “Манзара” Татарстан музыкаль премия лауреаты, күпсанлы республика һәм Россия башкаручылары конкурслары җиңүчесе Динар Шәймарданов бик моңлы итеп мөнәҗәтләр, дини җырлар башкарды.
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты, мәктәп һәм балалар бакчасы коллективы белән очрашты. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт үтемле итеп вәгазьләр, Корьән сүрәләре укыды.
Авыл өчен күркәм гадәткә әверелгән, халыкны берләштерүче бу чара мәктәптә бишенче тапкыр үткәрелде инде. Соңгысында, мәсәлән, 123 кеше катнашты. Мәктәп укучылары өчен дә бик үтемле бу тәрбия чарасы озын гомерле булсын!.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев