Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӨҺИМ ТЕМА

Балаларга хезмәт тәрбиясе

Яшүсмерләр беренче хезмәт хакын үз гаиләсенә алып кайтып әти-әниләрен сөендерә

Быел ел башыннан һәм аеруча җәйге каникул айларында район мәшгүльлек Үзәге аша 14-18 яшьлек 80 яшүсмер вакытлыча эшле булган. Бүген районда шул яшьтәге 772 егет һәм кыз исәпләнә.

-Бу дәүләт программасы эшли башлагач, 2016 елда безнең аша 2016 елда 82, 2017 елда 104, 2018 елда 102 яшүсмер вакытлы эшкә урнаштырылды,-ди Үзәк җитәкчесе Рамил Сәлахов. -Алар күбесенчә җәйге каникуллары вакытында район үзәгендә, Каратунда һәм авылларда яшелләндерү, башка хезмәтләргә җәлеп ителәләр. Әти-әниләрнең рөхсәте белән вакытлы эшкә урнашучы яшүсмерләргә 1 айлык календарь хезмәт көннәре өчен Татарстан һәм Россия бюджетлары аша  материаль ярдәм дә бирелә. Быелның 1 июленә кадәр бу акчалата өстәмә 1500 сум иде, 1 июльдән соң бу сан 2250 сумга җиткерелде. Ул акчалар Үзәк белән аерым килешүләр төзеп, вакытлыча эшкә урнаштырылган яшүсмерләргә эш бирүчеләр аша бирелә. 2016 елда барлыгы шундый 7, 2017 елда 6, узган елда 11 һәм быел 6 килешү төзелде.

Без мондый килешүләр төзегәндә башлыча тулы булмаган, күп балалы, яки төрле сәбәпләр белән әти-әниләр назыннан мәрхүм, башка гаиләләдә тәрбияләнүче 14-18 яшьлек яшүсмерләргә аерым игътибар һәм өстенлек бирәбез. Шулай ук балигъ булмаганнар комиссиясендә исәпкә куелган яшүсмерләрне беренче чиратта вакытлы эшкә алуга да җитди игътибар итәбез.

-Районда чәчәк клумбалары елдан-ел арта. Үзәк аша вакытлы эшкә урнашкан яшүсмерләр аларны пөхтәләү, үсемлекләргә вакытында су сибү, чүбен утау кебек эшләрне яратып башкара. Матурлыкны үз кулларың белән булдыру, бу эштә катнашу яшь буынны хезмәтне ярату юнәлешендә тәрбияләүнең бер этабы ул,-ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина.

Киләсе елда да районда бу юнәлештә күләмле һәм максатчан эш планы төзелде. Һәм ул катгый үтәләчәк.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев