Бездә яңа бәйге
25 ноябрь – Аналар көне. Шул уңайдан бездә яңа бәйге: “Әни назын да, әти кайгыртуын да синнән алам“
Янәшәбездә сыңар канат белән балалар үстерүче корыч йөрәкле Аналар да яши. Алар ул-кызларына әни назын да, әти кайгыртуын да бирергә үзләрендә көч таба. Авырлыклар алдында көчле була белгән, язмышның кырыс җилләренә баш имичә горур яшәүче Аналарның фотосурәтләрен безгә юллагыз! Балалары, үзе турында мәгълүмат булса, тагын да яхшы. Фотоларны 23 ноябрьгә кадәр кабул итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев