Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Безнекеләр Россия буенча мастер-класс үткәрә!

Интернетта “Россия музейлары дәүләт каталогы” сайтын ачып карагыз әле. Анда илнең 1861 музейларында сакланучы миллионлаган экспонат рәсеме, аның тарихы һәм башка мәгълүматлар белән бу музейның үзенә бармыйча гына да иркенләп танышырга мөмкин. Шушы 1861 музей каталогының 3 се-безнең Апас районыныкы.

Апас туган якны өйрәнү музее залларында сакланучы 200 тарихи ядкарь, Шәмбалыкчыдагы Фәхри Насретдинов белән Бану Вәлиева музеендагы 80 һәм Тутайдагы Сара Садыйкова музеендагы 60 лап экспонатны компютер экранында зурайтып, төрле ракурста карап-танышып була. Алар бүген 350 дән артык исәпләнә һәм бу сайтка көн саен берничә электрон мәгълүмат өстәлеп бара. Виртуаль экскурсия яратучылар менә дигән бу мөмкинлектән дөньяның бөтен илендә иркенләп файдалана. Россия, Татарстан, Апас музейлары каталогы сайтына тәүлеккә 50 меңгә якын кеше керүе дә билгеле. 
-Бу бик җаваплы, четерекле эш. Музей хезмәткәрләре Айсылу Латыйпова, аның белән беррәттән компьютерда эшләүче Эльмира Рәхимовага мин бик зур рәхмәтле,-ди Апас үзәк музее директоры Рәмис Ноганов.-Айсылу хәзер Татарстан, Россия музейлары белгечләре өчен мастер-класслар үткәрә. Димәк, эшебезне күрәләр, югары бәялиләр! 
-Монитордан карап кына тарихны яхшы белүе икеле. Иң яхшысы- балаларыгыз, кунакларыгыз белән районыбыз музейларына үзегез кунакка килегез,-дип чакыра. (6+) 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей каталог